Яңа Кулаткы авылы “Иман” мәхәлләсенең мәчетендә Алимҗан хәзрәт Шәрәфетдинов 20 ел баш имам булып хезмәт итте. Ләкин исәнлеге какшау сәбәпле ул үзенең гаризасы нигезендә әлеге вазифадан азат ителде һәм бу эшне аның урынбасары Камил Бәгүрам улы Узбеков вакытлыча дәвам итерде. Быел,11 декабрьдә Яңа Кулаткы авылының “Иман” мәхәлләсенең мәчетенә яңа имам итеп Ринат хәзрәт Бәширов сайланды. …
Рубрика: Религия
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10459
Дек 14 2023
Мәчетнең юбилее булды
13 декабрьдә Вязовый Гай авылы мәчетенең төзелүенә 25 ел тулу уңаеннан күркәм чара булды. Әлеге бәйрәмгә бихисап мөселман кардәшләребез олы кунаклар булып катнашты. Алар арасында Иске Кулаткы райононының дин әһелләре, район җитәкчеләре булдылар. Әлеге матур бәйрәмдә Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин катнашты. Моның турында материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында тулаем укый …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10455
Дек 01 2023
Дини чара үтте
30 ноябрь көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге базасындагы “Биләр” мәдрәсәсе филиалында белем алучы 2 курс шәкертләренең беренче семестры тәмамлану уңаеннан дини чара узды. Әлеге филиалда Саратов өлкәсеннән һәм күрше Павловка, Новоспасск районнарыннан мөселман кардәшләребез дини белем үзләштерә. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова, “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, Ульяновск өлкәсенең …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10308
Ноя 22 2023
Күңелендә һәрвакыт игелек
Мәчет төп тәрбия учакларының берсе булып тора. Шушы тәрбия учагын дөрес итеп, нәтиҗәле эшләтүдә имамның хезмәте бик зур. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге «Гани» мәчетенең имамы Адельша Абдулла улы Хаметов та әлеге җаваплы эшне зур тырышлык һәм осталык белән башкара. Динебез юнәлешендә рухи һәм мәдәни традицияләрне саклауда, үстерүдә, яшь буын арасында изге кыйммәтләрне таратуда зур өлеш …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10194
Ноя 15 2023
Әниләр ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы
Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Әлеге кечкенә генә җөмләгә ни кадәр зур мәгънә сыйганын һәркайсыбыз яхшы аңлыйдыр. Җир йөзендәге иң изге, иң кадерле кешеләр бит алар – әниләребез. Халыкара бәйрәмнәр календарында да бөек затларыбызга булган сөю һәм хөрмәт хисен күмәк төстә белдерү өчен, махсус көннәр билгеләп куелган. Илебездә исә бу күркәм дата ноябрь аеның соңгы …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10084
Окт 19 2023
Дини укулар башланды
18 октябрьдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы ишан Хәбибулла Хансөяров исмендәге мәдәни –агарту үзәге филиалында дини укулар башланды. Анда биш районнан укырга теләүче дин кардәшләребез, имамнар, абыстайлар катнаштылар. Бу изге чара Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннан соң Ульяновск көняк мөхтәсибәтенең мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Ө. Хәсәнов, Иске Кулаткы …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9788
Окт 02 2023
Мәүлид мәҗлесе үтте
29сентябрьдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогының «Әнвәр» мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үтте. Бу күркәм чарага 100гә якын мөселманнар катнаштылар. Мәүлид мәҗлесен мәчетнең баш имамы Сәерхан хәзрәт Ахмеров спонсорлар ярдәмендә оештырды һәм алып барды. Әлеге чара турында материал «Күмәк көч » район газетасыныңбитләрендә тулаем урын алачак.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9616
Свежие комментарии