“МОБИЛ”- юбилейлы салон.

Бүген без кәрәзле телефоннннардан, компьютерлардан башка яшәүебезне күз алдына һич тә китерәлмибез. Чөнки халыкка төрле йомышларын үтәгәндә аларның уңайлылыгын санап бетергесез.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүче Фәрит Якубович Ибраһимов шушы уңайлыкларны тәэмин иттүдә 20 ел үзеннән зур өлеш кертә.
-2001 елны әлеге элемтәнең переспективасын исәптә тотып шушы проект өстендә эшли башладым,- дип сөйли ул “Күмәк көч” район журналистлары белән булган очрашуда. -Ул вакытта Иске Кулаткы районында әле беркемдә дә кәрәзле телефоннар белән файдаланмый иде. Бу хыялымны тормышка ашыру ниятеннән үзем яши торган (Чапаев урамы 2 нче номерлы йорт) өй янына “Мобил”исемле салон төзедем. Төрле службалардан рөхсәт алгач 2004 елның январь аенда “Ульяновск CSM” исемле телефоннар кампаниясе белән эшне башлап җибәрү өчен килешүләр ясадым. Ә инде 29 март көнне Иске Кулаткы эшчеләр поселогында “Мобил” салоны үзенең эшенә кереште.
Эшне башлар алдыннан Фәрит Якубович Динара Ягудинаны һәм Венера Рафикованы Ульяновск шәһәренә юлланма белән үзенең хисабына операторлыкка укырга җибәрә.
Әлеге салонның ачылуына искекулаткылылар да чиксез шатланалар һәм халык телефон аппаратлары сатып алырга, элемтә өчен хаклар түләргә бирегә ашыгалар. Беренче айларда хәтта биредә зур чиратлар да барлыкка килә, ләкин шуңа карамастан энергияле яшь операторлар үз вазифаларын төгәл һәм вакытында башкаралар.

Тулырак материалны газетаның 13нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11532

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.