28 май — чик саклаучылар көне.

1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Россия чикләре ун мең километрга сузылып, судан да, җирдән дә, һавадан да үтә. Ватан киңлекләрен чик сакчылары гаскәрләре саклый — алар армиянең элитасы. Россиядә һәр елны билгеләп үтелгән Чик сакчысы көне һәр гражданинда горурлык хисләре уята. 28 май көнне элеккеге һәм хәзерге чик сакчылары үзләренең хезмәттәшләрен, Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән иптәшләрен хөрмәтләп искә алалар.
Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә чик сагында хезмәттә булучы  якташларыбыз! Сезне ихлас күңелдән чик саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итә. Сезгә Ватан төшенчәсе аеруча якын, чөнки сез чик сакчылары – беренче һөҗүмне үзләренә алучылар. Сез фидакарь хезмәтегез аша илебез чиге ышанычлы кулларда булуын раслап киләсез. Җаваплы һәм намуслы хезмәтегез өчен чын рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, якыннарыгызның исән сау бәхетле булуларын телибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12302

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.