28 майда Иске Кулаткы эшчеләр поселогында районыбызның чик сакчылары үзләренең матур бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев аларны кайнар тәбрик иттте.
Әлеге чарада элеккеге чик сакчылары Р. М. Абдюшев, Р. Я. Яфаров һәм тормыш иптәше Илдар Насыйровның хатыны Фирүзә Насыйрова тәбрикләү сүзләре белән чыгышлар ясадылар.
Бәйрәмдә районыбызның мәдщният хезмәткәрләре чик сакчыларына шулай ук музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр.
Май 29 2024
Чик сакчылары очраштылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12312
Свежие комментарии