50 ел бергә тормыш юлыннан

Озак еллар бергә тату тормыш кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Аларга каршы торырлык, ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез андый парлар янәшәбездә шактый күп.
Шундыйларның берсе – Карамалы авылында яшәүче Халидә Алимҗановна һәм Расим Халилуллович Юсуповлар. Алар 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр.
Расим абый 1947 елның 25 октябрендә Карамалы авылында Васифә апа һәм Халилулла абый гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Аңа 4 яшь булганда, әнисе яшьли якты дөнья белән хушлаша. Әтиләре Халиулла абый әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Гаиләдәге тугыз баланы тәрбияләргә апалары Румия апа ярдәм итә. Аннан соң гаилә башлыгы Урта Терешкадан Разыя апа белән гаилә кора.
Расим Халилуллович авыл мәктәбендә сигез сыйныф белем алгач, олылар белән бергә колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Яшь егет армиягә чакырыла. Ул Самарада хәрби-төзү гаскәрләрендә ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, авылга кайта. Ул елларда яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була.
Язма героем юллар төзүдә катнаша, аннан соң «За мир» колхозына эшкә билгеләнә. Биредә 41 ел дәвамында тракторчы, комбайнчы вазифаларын башкара. Тырыш, җаваплы хезмәткәр үзен уңай яктан гына күрсәтә бар эшне җиренә җиткереп эшли, бер нәрсәдән дә авырсынмый. Таңнан торып кичкә кадәр кыр эшләрендә сызганып эшли.
1974 елның 12 январенда Расим абый Иске Атлаш авылы кызы Халидә Алимҗановна белән гаилә корып җибәрә.
Халидә апаның да гомер юлы Ватан сугышыннан соң илне торгызу елларына туры килә. Ул 1951 елның 21 июлендә Мәргүбә апа һәм Сәлимҗан абый гаиләсендә бишенче бала булып туа. Яшь кыз авыл мәктәбендә тугыз сыйныф укыгач, 10-11 сыйныфларны кичке мәктәптә тәмамлый. Иске Кулаткыдагы урта һөнәри-техник училищесында штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Башта төрле төзү эшләрендә катнаша, аннан соң Расим абый белән гаилә коргач, Карамалы авылындагы балалар бакчасында мичләрне ягучы вазифасын намуслы башкара, шулай ук саклаучы булып эшли. Үзенең эшен пөхтә үтәп, һәр нәрсәне күңелен биреп эшли.

Тату, тигез гаиләдә барысы да матур гына гөрләп бара. Расим абый һәм Халидә апа үз көчләре, тырышлыклары белән зур өй торгызлар. Дүрт балаларына гомер бүләк итәләр. Кызганыч, өлкән уллары Рамис мөмкинлекләре чикле бала булып туа. Расим абый һәм Халидә апа бар наз-җылысын, мәхәббәтләрен биреп аны тормышка ияләштереп үстерәләр. Алар өчен Рамис иң кадерле, сөекле уллары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12316

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.