15 май – Халыкара гаилә көне

Хөрмәтле искекулаткылылар!
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру, демографик сәясәткә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү эшен системалаштыруга игътибар арттыру өчен кабул ителде.
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлегенең чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Районыбызда тырыш, эшчән, үрнәккә куярлык күркәм гаиләләр бихисап. Алар районыбызның горурлыгы булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы нык, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12158

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.