Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Бәйгенең тантаналы өлешендә спортчыларны район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев сәламләп, уңышлар теләде. Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие командалары, “көмеш волонтерлар” вәкилләре, гаилә командалары төрле дистанциягә йөгерделәр. Эстафетаның нәтиҗәләре белән “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша алырсыз.
Рубрика: Спорт
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11814
Апр 05 2024
Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. 4 апрельдә мәктәп укучылары, студентлар, өлкән буын вәкилләре, хезмәт коллективлары «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар бергәләп 10000 адым үттеләр һәм район мәдәният йорты каршында балалар сәнгать …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11641
Фев 14 2024
Чаңгы сөючеләр өчен бәйрәм
10 февральдә Ульяновск өлкәсендә «Чаңгы эзе-2024» массалы рәвештә чаңгыда шуу чарасы узды. Иске Кулаткы районының спорт сөючеләре дә бу көнне Россиянең масштаблы кышкы спорт вакыйгасына кушылды. Анда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, актив гаиләләр, өлкән буын вәкилләре һәм гомумән спортны үз иткән райондашларыбыз зур теләк белдереп катнаштылар. Көне дә искиткеч кояшлы һәм чаңгыда шуу өчен бик …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11109
Фев 12 2024
«Чаңгы эзе-2024»
10 февральдә Ульяновск өлкәсендә «Чаңгы эзе-2024» массалы рәвештә чаңгыда шуу чарасы узды. Иске Кулаткы районының спорт сөючеләре дә бүген Россиянең масштаблы кышкы спорт вакыйгасына кушылды. Анда мәктәп укучылары да, актив гаиләләр, өлкән буын вәкилләре дә зур теләк белдереп катнаштылар. Көн дә искиткеч кояшлы һәм чаңгыда шуу өчен бик тә рәхәт иде. «Чаңгы эзе»нән тулырак материал …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11078
Янв 15 2024
Герой истәлегенә өлкә турниры
13 январь көнне Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Кирюшкино авылында туган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Мәхмүт Илачевич Аипов истәлегенә футбол буенча өлкә турниры узды. Анда күрше районнардан, Хвалынск шәһәреннән, Ульяновскидан командалар катнашты. Уеннар башланыр алдыннан спортчыларны район Башлыгы Лилия Богданова, хакимият Башлыгы Ильдар Магдеев , якташыбыз, Ульяновск өлкәсенең футбол Федерациясе президенты, спорт буенча …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10794
Янв 10 2024
Якташыбыз истәлегенә турнир.
Үткән атнада Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Иван Васильевич Ильгачев истәлегенә волейбол буенча традицион турнир узды. Бу спорт бәйгесендә районыбызның җыелма командалары катнашты. Киеренке көрәштә барлык команда спортчылары да җиңү өчен бар көчләрен һәм тырышлыкларын куйдылар. Турнирның нәтиҗәләре буенча, Мосеевка авылы командасы җиңү яулады. Кирюшкино …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10759
Янв 03 2024
Шугалакта -Кыш бабай.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10690
Свежие комментарии