8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре һәм бу тармакта эшләп чыккан ветераннар!
Бүгенге һөнәри бәйрәмегез – социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Сезнең хезмәт ел саен кирәкле һәм әһәмиятлерәк була бара, чөнки Сез үз хезмәтегез белән өлкән яшьтәгеләрнең гомер көзен бизисез, җылылык өләшәсез һәм социаль ятимнәргә, инвалидлар һәм күпбалалы гаиләләргә билгеле бер ярдәм күрсәтәсез.
Сез кешеләр язмышына игътибарыгыз һәм ваемсыз калмавыгыз, шатлык-кайгыларны уртаклашуыгыз, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен районда яшәүчеләрнең зур хөрмәтенә һәм рәхмәтенә лаек.
Шушы бәйрәм көнендә чын күңелдән авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, тынычлык, шатлык-куанычлар телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12422

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.