Рубрика: семейные ценности

Хәйрия акция дәвам итә

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр өлкәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үтә. Безнең район да әлеге акциядән читтә калмый. Бүгенге көнгә акция кысаларында 54 балага ярдәм күрсәтелгән. Шул исәптән күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп, мәктәптә укучы 10 балага өлкә бюджетыннан 20 мең сумлык, ә инде район бюджытыннан 15 балага — 30 мең сумлык …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12693

Хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды

25 июнь көнне Иске Кулаткы районы Кадрлар үзәге каршында эшләп килүче хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Гаилә елы кысаларында һәм 8 июльдә бәйрәм ителәчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан узган очрашуда гүзәлләребез гаилә кыйммәтләре, бала һәм ата-аналар хокуклары, уку йортларын тәмамлаган студентларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар, тугрылык һәм мәхәббәт символы булган ромашка чәчәген …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12583

Гаиләләр белән күркәм очрашу

20 июнь көнне «Социаль десант» проекты кысаларында Иске Кулаткы район мәдәният йортының биюләр залында гаилә традицияләрен саклау, гаиләдә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә багышланган очрашу үткәрелде. Әлеге чарада мактауга лаек булган, күп балалы гаиләләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, Хатын-кызлар Советы рәисе, яшь гаиләләр, авыл җирлекләре администрациясе Башлыклары катнашты. Мәдәният йортының фойесында төрле тематик күргәзмәләр эшләде. Очрашуны …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12528

Өлкәннәр белән матур очрашу

«Социаль десант» региональ проекты кысаларында 20 июньдә район китапханәсенең укулар залында районыбызда эшләп килүче “Тормыш гармониясе” актив озынгомерлек клубы әгъзалары белән очрашу үткәрелде. Әлеге чарада Павловка эшчеләр бистәсенең Комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге методисты Елена Павловна Ладышкина да катнашты. Ул үзенең чыгышында өлкәбездә тормышка ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләде. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының социаль …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12524

Демографик Советның утырышы

Бүген район админстрациясенең утырышлар залында Иске Кулаткы районында демографик хәл һәм гаилә сәясәте, милли проектлар буенча Совет утырышы узды. Чарада район җитәкчеләре, төрле тармак вәкилләре, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы җитәкчесе урынбасары Валерия Аринина катнашты. Утырышны район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев алып барды һәм районда демографик хәл турында сөйләде. Район ЗАГС бүлеге мөдире И.К. Багдалова, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12516

Беренче урынга лаек булдылар

1 июньдә  Ульяновск шәһәрендәге  балалар һәм яшьләр сараенда өлкәдә яшәүче гаиләләр арасында «Хобби парк»исемле фестиваль үтте.Безнең районнан Урта Терешкада яшәүче үрнәк,тырыш Галия һәм Илдар Гиматдиновлар  беренче урынга чыгып, зур бүләккә ия булдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12365

Ике бала әнисе хөрмәтләнде

Бүген Ульяновск шәһәрендә «Әни буласым килә» исемле өлкә конкурсына нәтиҗә ясалды. Урта Терешка авылыннан ике бала әнисе Александар Ибраһимова әлеге конкурсның «Ана булу илһамы» номинациясендә җиңү яулады. Тантаналы рәвештә ул Диплом белән бүләкләнде. Без дә Александраны җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11674