Хәйрия акция дәвам итә

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр өлкәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үтә. Безнең район да әлеге акциядән читтә калмый.
Бүгенге көнгә акция кысаларында 54 балага ярдәм күрсәтелгән. Шул исәптән күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп, мәктәптә укучы 10 балага өлкә бюджетыннан 20 мең сумлык, ә инде район бюджытыннан 15 балага — 30 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Ульяновск өлкәсенең халыкны социаль яклау өлкә дәүләт учреждениесе коллективы 2 балага мәктәпкә кирәк-яраклар тапшырды, «Диляра» кибете хуҗасы Рамил Алтынбаев 4 балага букчалар бүләк итте. Шәхси эшмәкәрләрдән: Рафик Яхин — «Динар» автомзапчастьлар кибете, ИП «Ахмедов Рамил Хамзевич», Фәрит Якубович Ибраһимов — «Мобил» телефоннар кибете, Әлфия Абдулатифовна Рәзапова — «Яңа икмәк» кибете, Илдус Җиһаншович Абдуллин — автозапчастьлар кибете, ИП «Лилия Фаиковна Шәмионова», Гөлнара Фәритовна Байбикова — «Барысы да өстәл артына» азык-төлек кибете аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 балага яңа уку елына канцелярия товарлары җыелмалары тапшырылды.
Хәйрия акциясендә катнашу мәсьәләләре буенча Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе, Пионерская урамы, 12нче йорт, 7 кабинетка мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 8(84249) -2 -26 -71.
Хөрмәтле райондашлар, төрле хезмәт коллективлары һәм җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм депутатлар, битараф булмаучы гражданнар! Сезне әлеге акциядә актив катнашырга һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм итәргә чакырабыз. Бергәләп сабыйларны шатландырыйк һәм изге гамәлләр башкарыйк!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12693

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.