Рубрика: Культура

Комедия куйдылар

Кичә Иске Кулаткы район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык театры райондашларга «Люстра» комедиясен тәкъдим итте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11923

Бөек шагыйрь – Габдулла Тукай

26 апрельдә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайнын тууына 138 тулды. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай — иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык — милләтебезнең горурлыгы булып саклана. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11913

«Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте.

12 апрельдә Мосеевка авылы клубында «Туган ягым — мәхәббәтем минем» сәнгать үзешчәнлеге смотры үтте. Әлеге чарада Мосеевка авылының мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр искиткеч чыгышлар ясадылар. Хорның, вокаль төркеменең чыгышлары, фольклор күренешләр, скетчлар, җыр-биюләр, сәнгатьле итеп шигырь укулар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм алкышларга күмелде. Шулай ук Карамалы һәм Иске Атлаша авыллары мәдәният хезмәткәрләре һәм …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11723

Муса Җәлилнең туган көне.

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11122

Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды

20 декабрьдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә үзәк чыршыны ачу тантанасы узды. Кыш бабай һәм Кар кызы райондашларыбызны киләсе Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәмдә катнашучыларга күтәренке кәеф, күңелле җырлар, җитез биюләр бүләк иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10532

Әниләр көненә тематик сәгать

22 ноябрьдә Иске Кулаткы  үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре  Ә.Р. Рәхмәтуллина  мәктәп укучылары  белән «Бөтен нәрсә әниләрдән башлана» дигән тематик сәгать үткәрде. Балалар әниләре турында шаян табышмаклар чиштеләр, мәкальләр  искә төшерделәр, әниләренә багышлап,  шигырьләр укыдылар. Балалар  өчен  «Әниләр һәрвакыт  яныбызда булсын!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10200

ӨМЕТ ИТСӘҢ

Кар күп яуса, кышлар җылы диләр, Җылы кышта яшәү күңелле. Әйтемнәрне яклап ак хәтфәдәй, Ак мамыктай карлар түгелде. Энҗеләрен сипте көне-төне, Гүя җирем йомшак ак бәрхет Кышлар матур икеләтә якты Өмет итсәң сөю, ак бәхет. Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10162