“Гаилә” скверында ял сезоны ачылды

Иске Кулаткы район үзәгендәге “Гаилә” скверы менә ничәнче ел инде райондашларыбызны гына түгел, кайткан кунакларны да җәлеп итеп, эшчеләр бистәсенең күрке булып тора.
Үткән җәйдә биредә кич белән мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән ял концертлары оештырылып торды. Халык рәхәтләнеп матур җырлар тыңлады, яшеллеккә хозурланып саф һава сулады, аллы-гөлле төсләр белән балкыган фонтан тирәсендә көндезге эсселектән җаннарына да, тәннәренә дә рәхәт ял алды.
Быел да үткән җомга кичендә, 14 июньдә,  “Гаилә” скверында “Фонтан янында” дигән арт-студия эшли башлады. Халык та белдерүне укып һәм танышларыннан ишетеп күпләп килде. Беренче көннән үк скверда райондашларыбыз яңа сезон ачылуга сөенеп, һәвәскәр артистларның чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр, үзләре дә биеп, күңел ачып ял иттеләр, китапханәчеләр тырышлыгы белән оештырылган күргәзмәләрне карадылар.
Хәзер скверда ял кичләре һәр атна саен җомга көнне кичке 21.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Гаиләләрегез, туганнарыгыз, танышларыгыз белән килегез.
Җәйге кичләрне ачык һавада аралашып-күрешеп, рәхәтләнеп ял итеп үткәрү үзе бер рәхәтлек бит.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12502

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.