Чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, ТОС ларның эше соңгы елларда киң колач ала бара. Һәм бу эшләрдә — үз территорияләрен төзекләндерүдә иң актив, туган яклары өчен янучы кешеләр башлап йөри.
Шундыйларның берсе — Иске Кулаткы районының «Муса Җәлил» территориаль үзидарәсе рәисе Антонида Васильева. Бүген
Иске Кулаткы районының комплекслы үсеш штабында хакимият Башлыгы Илдар Магдеев аңа ихлас тәбрикләүләрен җиткереп, Рәхмәт хатын тапшырды.
Районыбызның барлык территориаль үзидарәләрен бәйрәм белән котлап, актив булганнары, туган төбәгебезнең язмышына битараф булмаганнары өчен рәхмәтләр җиткерәбез!
Май 21 2024
21 май — Территориаль иҗтимагый үзидарә көне (ТОС).
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12219
Свежие комментарии