Сәүдәчеләрне хөрмәтләделәр

Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан өлкә Хөкүмәтендә Губернатор Алексей Русских сәүдәчеләрне тәбрикләде. Иске Кулаткы районыннан Губернаторның Рәхмәт хаты белән районыбызның индивидуаль эшмәкәре Фәридә Рахматуллина бүләкләнде. Фәридә Абдулхайевнаны райондашларыбыз ихтирам итәләр. Ул бик күп хәйрия проектларының даими спонсоры, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюны оештыруга күп көч куючы һәм һәрвакыт үзеннән саллы ярдәм озатучы эшмәкәрләрнең берсе.
Гүзәл хатын-кыз булуы белән генә түгел, үзенең кыюлыгы, тәвәккәллеге, тырышлыгы белән дә ул күпләргә үрнәк булып тора.
Ф.А.Рахматуллинаны чираттагы бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12771

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.