Ватан чакыруы буенча

Әлегә кадәр балаларын бер елга армиягә җибәрү дә ата-ана йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итә иде. Дөрес, соңгы вакытта ул мәсьәләгә дә патриотларча карый башладылар. Ә бүген ир-егетләребез алдында бик зур бурыч – илебезне саклау тора. Россия өчен катлаулы чорда ир-егетләр туган җирләренең чын патриотлары буларак өлешчә мобилизацияләнеп, контракт белән, үз теләкләрен белдереп илебезне саклау һәм яклау, тынычлык урнаштыру бурычын үтәргә киттеләр. Чөнки Ил, Ватан, туган җир – һәрберебез өчен иң кадерле әйбер.
2022 елның 21 сентябреннән игълан ителгән өлешчә мобилизациядән соң, районыбыз егетләре дә Россия Кораллы көчләре сафларын тулыландырды.
Хәзер илебездә, шул исәптән Ульяновск өлкәсендә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне туплау таләп ителә. Хәрби хезмәткә алу контракт нигезендә дәвам итә. Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр көннән-көн арта. Агымдагы елның август башыннан аларга бер тапкыр бирелә торган түләү дә артты. Бу түләү 850 мең сумнан башлана.
Үткән атнада Ульяновск өлкәсеннән чираттагы контрактчыларны – регионның төрле районнарыннан җыелган 20 ир-атны җибәрделәр. Аларның һәрберсенең үз сәбәпләре бар, ләкин аларның барысын да берничә буын ата-бабаларының Ватанны саклавы берләштерә. Күбесе махсус хәрби операциягә якыннары хакына бара да инде. Аларның төп теләге – нацистларны тизрәк юк итү.
Контрактчыларны озатырга гаиләләре, туганнары һәм дуслары, районнардан вәкилләр җыелган иде. Шулай ук өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко да ир-егетләрне озатырга килгән иде.
— Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр, бөтен илебез халкы кебек үк, контракт нигезендә хәрби хезмәткә китәләр, үз теләкләре белән Ватаныбызны якларга баралар. Бу, әлбәттә, мөһим, бигрәк тә хәзерге вакытта. Фашистлар безнең чикләргә һөҗүм иткәндә, Ватанны сакларга дигән карар кабул итүчеләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Россия өчен катлаулы чорда илебезне якларга алынган һәр егеткә тирән ихтирамыбызны белдерәбез.Сез Ватаныбызның — чын патриотлары. Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз, — дип үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады ул.
Бу көнне Иске Кулаткы егете Фаил Дамирович Курмаев та контракт төзеп, хәрби хезмәткә озатылды.
— Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Әлбәттә, якыннарым, дусларым каршы булды, үгетләп тә карадылар. Мин үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, карарымнан кайтмадым. Тормышыбыз матур, рәхәт. Киләчәктә дә шулай булсын, дошманнар басып кермәсен өчен көрәшергә кирәк. Бүген аңа куркыныч яный. Ватан алдындагы изге бурычым турындагы уйлар барлык курку-борчуларны оныттыра. Исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде, — дип уртаклашты уй-фикерләре белән якташыбыз.
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө. Хәсәнов та махсус хәрби операциягә китүче якташларыбыз белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора, килеп чыккан проблемаларын тиз арада хәл итә. Бу көнне ул Фаилны да Ульяновск шәһәрендәге хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына шәхси озатып барды һәм аңа үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
— Бүгенге көндә бихисап якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Агымдагы ел башыннан Иске Кулаткы районыннан 21 ир-егет үз теләге белән контракт төзеп хезмәткә киткән. Хәзер контрактчыларга дәүләт тарафыннан төрле дәрәҗәдәге ярдәм күрсәтелә. Тик мин шунысын да билгеләп үтәсем килә, егетләр контракт буенча хезмәт итәргә акча өчен бармый. Күпләр бу турыда иң соңгы чиратта уйлый. Алар күрше илдә барган хәлләргә битараф түгел һәм читтә кала алмаучылар, — дип билгеләде ул.
Хәерле юллар.Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Әлфия Яфарова.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13096

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.