Гаиләдә аралашу көне

12 сентябрьдә  Иске Кулаткыдагы «Гаилә»паркында Гаиләдә аралашу көне уңаеннан чара үтте.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев искекулаткылыларга бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кысаларында район җитәкчеләре яшь, күп балалы,үрнәк гаиләләргә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль чыгышлары белән бәйрәмне бизәде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13160

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.