Җиңү безнеке булачак!

12 сентябрь көнне Ульяновск шәһәрендә контракт буенча хәрби хезмәткә озату пунктыннан хәрби операция зонасына үз теләкләре белән тагын бер төркем якташларыбыз китте.

Һәркем дә мондый кыю адымга бара алмый, билгеле. Шундый карар кабул итеп, илебезнең киләчәк язмышы өчен җаваплылык хисе тоеп яуга китүче ир-егетләрне хәзер үк батырлар дип әйтергә мөмкин.
Аларны якыннары, гаиләләре, хезмәт урыннарындагы коллегалары озатырга килгәннәр.
Иске Кулаткы районыннан үз теләкләре белән китүчеләр дә ике дистәдән артты. Узган атнада гына тагын ике райондашыбыз махсус хәрби операциягә китте.
Һәрберсе белән Ульяновск өлкәсе Губернаторының урынбасары Александр Коробко үзе сөйләшеп, уңышлар теләде. – Кыю карар кабул итүегез өчен рәхмәт, егетләр! Без сезне һәрвакыт көтәбез, элемтәдә булып, кирәккән ярдәмне күрсәтәчәкбез, – диде.
Хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм җыю һәм озату бер генә минутка да туктатылганы юк. Райондашларыбыз ярдәм җыю пунктына даими рәвештә ярдәм китереп торалар. Ул Иске Кулаткы район администрациясе бинасында урнашкан. (Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе, Пионерская урамы, 30. 1 этаж, 101 каб.) Шулай ук теләгән кеше 40817810969003186342 исәп-хисап реквизитлары буенча (Рамзия Амиржановна Халикова) матди ярдәм күрсәтә. “Россия Почтасы” аша да халкыбыз посылкалар җибәрәләр, посылка җибәрү бушлай башкарыла.
Фондка взнослар кертүчеләргә, ярдәм җыючылырга, алгы сызыкта булучы яугирләребезгә һәрьяклап булышлык күрсәткән халыкка ихластан РӘХМӘТ!
Бергә без көчле, бергәләп ҖИҢӘЧӘКБЕЗ!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13192

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.