Район Башлыгы юбилеен билгели

Бүген Иске Кулаткы районы Башлыгы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең район Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире юбилейлы туган көнен билгели.
Хөрмәтле Лилия Фуатовна Богданова!
Сезне чын күңелебездән юбилейлы туган көнегез белән котлыйбыз. Һәр туар таңыгыз шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык–сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын Сезгә.
Катлаулы һәм җаваплы эшегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз, үз-үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән һәм төгәл булуыгыз, район тормышын үстерүгә зур өлеш кертүегез, туган телебезне, динебезне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда мөһим эшләр башкаруыгыз һәм халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булуыгыз өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13183

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.