Шифалы кулы белән дәвалый

Авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык таләп итә торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга терапевт та, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авыл халкы арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, аңлаучан булу да — бик мөһим.
Иске Мостяк авылының яшь фельдшеры Айсылу Газинуровна Абдюкова да шундый гүзәл затларның берсе. Ул — Иске Мостяк авылы кызы. Туган авылында урта мәктәптә «5» билгеләренә генә укып, Ульяновск дәүләт университеты каршындагы медицина колледжының шәфкать туташы эше факультетын кызыл дипломга тәмамлый.
Агымдагы елның июль азагында Айсылу Газинуровна «Авыл фельдшеры» региональ программа кысаларында хезмәтен туган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрә.
Энергияле, тырыш шәфкать туташы һәркемгә шәхси якын килеп, авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да зур җаваплылык тоеп башкара. Медпункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Барлыгы аның карамагында 350 кеше исәпләнә. Ул шулай ук участок терапевты Әлфия Рафаэлевна Масованың шәфкать туташы буларак, биш участокның барлык докeментация эшләрен алып бара.
Терапевт билгеләве буенча халыкка уколын да ясый, системалар да куя, балаларга һәм өлкәннәргә прививкалар ясый. Кирәк булса, ашыгыч рәвештә район больницасына озатып бара. Айсылу Газинуровна көн дими, төн дими һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, тәмле сүзе белән дә дәваларга тырыша. Шуңа да аның хакында искемостяклылар бары тик уңай фикердә генә, аны яратып өлгергәннәр, эшеннән канәгать булып торалар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13189

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.