16 сентябрь көнне Новоспасск районының Троицкий Сунгур авылында «Регионда проектлар буенча эшләү» дигән исем астында зур семинар булып узды. Анда Николаевка, Павловка, Радищево, Новоспасск, Барыш һәм Иске Кулаткы районнарыннан делегацияләр катнашты. «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабы белән берлектә оештырылган чарада Ульяновск өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән килгән вәкилләр коммерцияле булмаган оешмаларга проектлар төзеп грантлар от мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук көн дәвамында делегацияләр Троицкий Сунгур авылында проектлар ярдәме белән төзекләндерелгән объектларга экскурсияләрдә дә булдылар.
Сен 17 2024
Cеминарда катнаштылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13186
Свежие комментарии