«Үсеш нокта»сы ачылды

5 сентябрь көнне Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең филиалы булган Бахтеевка авылының төп мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге үзәкләр авыллар мәктәпләрендә укучы балалар өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыру максатыннан “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Тантаналы чарада Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының вазифаларын башкаручы И. Х. Ахмедов, мәгариф идарәсе начальнигы ИМ. С. Нугаева һәм Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе директоры Г. Ш. Рафикова катнаштылар. Мәктәп укытучылары һәм укучылар башкаруында җырлар, шигырьләр һәм матур теләкләр яңгырады. Кунаклар яңа ремонтланган кабинетларда булып, андагы яңа җиһазларны карадылар. Үзәк цифрлы лабораторияләр (информатика, физика, биология фәннәре буенча), цифрлы микроскоплар, төрле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Балалар биредә бик теләп шөгыльләнәләр. Укытучылары белән төрле конструкторлар, роботлар ясап карыйлар. Иң мөһиме — авыл балаларына да заманча белем алу өчен биредә барлык мөмкинлекләр тудырылган.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13090

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.