Якташларыбызның батырлыгы онытылмый!

22 июльдә Кирюшкино авылында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбыз, Кирюшкино авылы егетләре Камил Ахметович Хабушевның һәм Фаил Фатихович Амировның якты истәлекләренә постамент ачу тантанасы үтте.

Искәртәбез, Камил Хабушев 1983 елның 3 декабрендә Әфган сугышында, ә Фаил Фатихович 2023 елның 12 июлендә махсус хәрби операциядә һәлак булдылар.

Әлеге чарада авыл халкы, район җитәкчеләре, кыю йөрәкле якташларыбызның гаиләләре һәм туганнары катнашты.

Чараны район мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Абдурашитова оста итеп алып барды. Чара башында Россия Гимны яңгырады.

Район Башлыгы Л.Ф. Богданова якташларыбызны җылы сүзләр белән искә алып, кирюшкинолар һәм райондашлар күңелендә алар чын Геройлар, батырлык, хәрби бурычларына тугрылык үрнәге күрсәтүче шәхесләр буларак саклануы турында сөйләде.

«Терешка» авылы поселениесе администрациясе Башлыгы РР. Тәминов чыгышында Камилнең һәм Фаилнең илнең, туган җирләренең чын патриотлары һәм хәрби антларына тугры калып, якты киләчәк өчен гомерләрен өзгәннәре турында билгеләде.

Фаил Амировның әнисе Равилә Рәкибовна күз яшьләре аша улының сабыр, акыллы, тормышны һәм туган җирен яратучы, батыр йөрәкле ир-егет булуын ассызыклады. Чарада катнашучыларга яраткан улы турында якты истәлек саклаганнары өчен рәхмәтләр белдерде.

Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12757

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.