Клуб ремонтлана

Районыбызда төрле программалар кысаларында авыл клублары ремонтланды, яңартылды, матурайды. Клублар – авылның күрке булып, халыкны туплаучы, берләштерүче мөһим урын булып кала. Мәдәни үзәкләр эшләсә, авыл яши икәнлеген аңлата.
Мосеевка авылы клубы бинасында китапханә һәм элемтә бүлеге дә урнашкан. Шуңа күрә монда халык еш килә. Мәдәният тормышы да авылда кайнап тора. Клуб хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тырышлыгы белән төрле чаралар үтеп килә, шулай ук һәвәскәрлә концерт белән күрше авылларга, район үзәгенә дә йөриләр.
Ике ел элек «Мәдәни-туристик мохитне үстерү һәм мәдәни мирасны саклау» дәүләт программасы кысаларында клубның түбәсе тулаем алмаштырылды.
Хәзерге вакытта “Җирле инициативаларга ярдәм итү” өлкә проекты кысаларында биредә ремонт эшләре корылды. Мосеевка авылы клубы озак еллар булмаган ремонтны күрәчәк. Тамашачылар залында яңа пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелачак, заманча стильдә түшәм алмаштырылачак, стеналар яңартылачак. Ремонт эшләренә 1 миллион 657 мең 241 сум акча каралган. Әлеге эштә мосеевкалылар бик актив булды һәм тиз арада тиешле сумманы җыйды.
Биредә Тольятти шәһәреннән «Дик Хоум» оешмасының ремонт бригадасы эшләрне сыйфатлы рәвештә башкара. Хәзерге вакытта эшчеләр стеналар штукатурлауга кереште. Авыл халкы да клубта корылган ремонт эшләренә куана һәм сокланып карап уза. Чөнки төзекләндерелгән һәм барлык уңайлыклар булдырылган бинада концертларны карау күпкә уңайлырак.
Күптән түгел генә авыл клубы, район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм район администрациясе каршындагы «Транстехсервис» оешмасы хезмәткәрләре катнашында зур өмә оештырылган иде. Әлеге мөһим чарада катнашучылар җылыту системасын салдырып, махсус эретмәләр белән юдылар һәм урыннарына урнаштырдылар.
Ә. Яфарова.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12761

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.