1 июньдә илебездә Халыкара балаларны яклау көне билгеләнде.

Бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында «Таң йолдызы»  балалар иҗат фестивале үтте. Тантаналы өлештә район Башлыгы һәм район Советы депутатлары исеменнән «Күмәк көч»район газетасы редакторы Сабира Абитова чыгыш ясап,  залда утыручыларны матур бәйрәм белән котлады. Район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Богданова җылы теләкләрен юллап, өлкәдә озак еллар дәвамында узып килүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясенә старт бирде һәм дүрт балага сертификатлар тапшырды.
Балалар матур җырлар башкарып,дәртле биюләр. күрсәтеп,сәнгатьле итеп шигырь укыдылар.
Һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде.Бәйрәмдә мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре катнашты. Һәр конкурсантка Грамота һәм татлылар тапшырылды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12368

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.