Өлкәннәр белән матур очрашу

«Социаль десант» региональ проекты кысаларында 20 июньдә район китапханәсенең укулар залында районыбызда эшләп килүче “Тормыш гармониясе” актив озынгомерлек клубы әгъзалары белән очрашу үткәрелде. Әлеге чарада Павловка эшчеләр бистәсенең Комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге методисты Елена Павловна Ладышкина да катнашты. Ул үзенең чыгышында өлкәбездә тормышка ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләде. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ә. Богданова иң актив клуб әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Халыкны социаль яклау идарәсенең бүлек мөдире Р. М. Тимербулатов өлкән яшьтәге актив волонтерларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Зәйтүнә Аскарова, клуб әгъзасы буларак ел дәвамында башкарган эшләре белән таныштырды. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укый алырсыз.

.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12524

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.