Хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды

25 июнь көнне Иске Кулаткы районы Кадрлар үзәге каршында эшләп килүче хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Гаилә елы кысаларында һәм 8 июльдә бәйрәм ителәчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан узган очрашуда гүзәлләребез гаилә кыйммәтләре, бала һәм ата-аналар хокуклары, уку йортларын тәмамлаган студентларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар, тугрылык һәм мәхәббәт символы булган ромашка чәчәген ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12583

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.