Россия һәм Белоруссия президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко Астанада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитында очрашачак, дип хәбәр итте Россия тышкы эшләр Министры Сергей Лавров. Саммит 3-4 июльдә узачак. Белоруссиянең ШОСка кертелүе турында Путин май ахырында хәбәр итә. Ул оешмага кушылган унынчы ил була. ШОС 2001 елда алты ил — Казахстан, Кытай, Россия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан тарафыннан нигезләнгән. Соңрак берләшмәгә Иран, Һиндстан һәм Пакстан кушыла.
Свежие комментарии