Путин «Россия» милли үзәген булдырырга боерды

«Россия» үзәге ВДНХ күргәзмәсен алыштырачак, аны

булдыру максаты әлеге күргәзмә мирасын саклау.

Үзәк Мәскәүдә оештырылачак, ә төбәкләр филиаллар

ачарга тиеш булачак.

Россия Президенты Владимир Путин «Россия» милли үзәген

булдыру турында боерык имзалады, ул хокукый мәгълүмат

порталында басылып чыкты. Үзәкне 8 июльгә кадәр ВДНХда

уза торган «Россия» казанышлар күргәзмәсе дирекциясе

идарә итәчәк. Мәскәү хөкүмәте өч ай эчендә

Краснопресненск яр буендагы «Экспоцентр» күргәзмә

комплексын оешмага түләүсез файдалануга тапшырырга

тиеш. Дирекциягә үзәкне проектлаучы һәм төзүче оешманы

табу өчен өч ай бирелә. Россия субъектлары хакимиятләре

«Россия» үзәге филиалларын булдыру планын әзерләргә

тиеш. ВДНХда «Россия» күргәзмәсе урынына милли үзәкнең

барлыкка килүен элегрәк күргәзмәнең генераль директоры

Наталья Виртуозова игълан иткән иде, ул үзәктә

күргәзмәдәге иң яхшы экспозицияләр җыелачак дип билгеләп

үтте. 2023 елның ноябрь башыннан ВДНХда эшләгән

«Россия» күргәзмәсе 8 июльдә ябылачак.

Аны 17 миллионнан артык кеше караган.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12622

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.