Россия автомобильләрен Әзербайҗанда җыярга мөмкиннәр

Россия һәм Әзербайҗан президентлары Владимир Путин һәм

Илһам Алиев Астандагы сөйләшүләрдә сәнәгать

кооперациясен үстерү, Әзербайҗан территориясендә Россия

автомобильләрен җыю турында сөйләделәр, дип хәбәр итте

РФ вице-премьеры Алексей Оверчук. Путин белән Алиевның

очрашуы чәршәмбе көнне Казахстанда Шанхай хезмәттәшлек

оешмасы (ШОС) саммиты кырында узды.

«Әзербайҗан Президенты белән очрашуда традицион

рәвештә сәнәгать кооперациясен үстерү һәм Әзербайҗан

территориясендә Россия автомобильләрен җыю турында сүз

барды», — дип сөйләде журналистларга сөйләшүләр

нәтиҗәләре буенча Оверчук.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12626

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.