10 февральдә Ульяновск өлкәсендә «Чаңгы эзе-2024» массалы рәвештә чаңгыда шуу чарасы узды. Иске Кулаткы районының спорт сөючеләре дә бүген Россиянең масштаблы кышкы спорт вакыйгасына кушылды. Анда мәктәп укучылары да, актив гаиләләр, өлкән буын вәкилләре дә зур теләк белдереп катнаштылар. Көн дә искиткеч кояшлы һәм чаңгыда шуу өчен бик тә рәхәт иде.
«Чаңгы эзе»нән тулырак материал һәм җиңүчеләр турында нәтиҗәләрне «Күмәк көч»нең 14 февральдә чыгачак санында укырсыз.
Фев 12 2024
«Чаңгы эзе-2024»
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11078
Свежие комментарии