Традицион җиңел атлетика эстафетасы узды

Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Бәйгенең тантаналы өлешендә спортчыларны район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев сәламләп, уңышлар теләде.

Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие командалары, “көмеш волонтерлар” вәкилләре, гаилә командалары төрле дистанциягә йөгерделәр. Эстафетаның нәтиҗәләре белән “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша алырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11814

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.