Чаңгы сөючеләр өчен бәйрәм

10 февральдә Ульяновск өлкәсендә «Чаңгы эзе-2024» массалы рәвештә чаңгыда шуу чарасы узды. Иске Кулаткы районының спорт сөючеләре дә бу көнне Россиянең масштаблы кышкы спорт вакыйгасына кушылды. Анда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, актив гаиләләр, өлкән буын вәкилләре һәм гомумән спортны үз иткән райондашларыбыз зур теләк белдереп катнаштылар. Көне дә искиткеч кояшлы һәм чаңгыда шуу өчен бик рәхәт иде.
Спорт чарасын мәдәният хезмәткәре – алып баручы Раилә Абдурәшитова ачып җибәрде. Ул “Чаңгы эзе”нең тарихы һәм максатлары турында сөйләде.
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев чыгыш ясап, чаңгы ярышларына килүчеләргә уңышлар, күтәренке кәефләр теләде. – Соңгы елларда илебездә спортны үз итүчеләр саны арта бара. Иске Кулаткы районында да спорт белән шөгыльләнүчеләр, спорт сөюче гаиләләр шактый. Бездә чаңгы, тимераякта шуу, хоккей, футбол кебек уеннар, өлкәннәр арасында скандинав йөрүе киң таралган спорт төрләреннән санала. Спорт – ул сәламәтлек, яхшы кәеф һәм сәламәт рух. Бүгенге спорт чарасы да сәламәтлегебезне арттырырга, үзара аралашырга һәм бердәм булырга бер мөмкинлек ул, — диде хакимият Башлыгы. Ул шулай ук олы вакыйга – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу көненең якынлашып килүе турында да ассызыклады. Һәм бу турыда тулырак сөйләр өчен сүзне шушы вакыйгаларның шаһиты, Әфган сугышы ветераны Ринат Сәитович Ибраһимовка бирде. Әфганчы чаңгыда шуучыларны ихластан шундый матур чара белән котлады һәм спортның кеше тормышында зур роль уйнавын билгеләде. Мәктәп укучыларын, яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә, илебезнең лаеклы ул-кызлары булып үсәргә һәм чын патриотлар булырга чакырды.
Спорт чарасының тантаналы өлеше тәмамлангач, район администрациясенең спорт һәм яшьләр ялын оештыру бүлеге мөдире Рафаэль Мадьяров уеннарның тәртибе белән таныштырды.
Чаңгыда шуу бик кызыклы һәм җанлы рәвештә узды.
Нәтиҗәләр дә сөендерерлек булды.
Гаилә командалары арасында Иске Кулаткыдан Абдюковлар — I урын, Урта Терешкадан Хайровлар — II урын һәм Иске Кулаткыдан Юсуповлар III урынга лаек булдылар.
60 яшьтән узган ир-егетләр арасында I урын Фәрит Мохаммедов һәм II урын Рафаэль Яфаров, 45-59 яшьтәге ир-егетләр арасында I урын Иршат Салихов, II урын Рамил Калюшев һәм III урын Руслан Ахмеровка насыйп булды.
55 яшьтән узган хатын-кызлардан I урынга Саҗидә Байбикова һәм II урынга Асия Магдеева, 25-44 яшьләрдәге хатын-кызлар арасыннан I урынга Регина Фәйзуллина, II урынга Елена Тюхматьева чыктылар, III урынны Юлия Мозафарова белән Лилия Кузәхметова үзара бүлделәр.
VIP узышларда (хатын-кызлар) беренчелек Флюра Кузәевага, ә II урын Марина Юсуповага насыйп булды. Ир-егетләрдән Илдус Хәсәнов беренче килде.
Мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлар укучылары арасында Салават Асадуллин — I урын, Рүзәл Салихов II урынга лаек булды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11109

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.