Хөрмәтле райондашлар, кадерле дин кардәшләр!

Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклибез.

Рамазан ае – бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакьлану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, аларны озак елларга саклап калсын! Ураза бәйрәме – мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11684

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.