Халыкара театр көне

Бүген 27 март — Халыкара театр көне билгеләнә. Театр — ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.

Иске Кулаткы район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Халык театры» (җитәкчеләре Н.А. Мулюкова) әгъзалары да әлеге бәйрәмне күтәренке рухта каршы алып, репетиция үткәрәләр.

Алар иртәгә, ягъни 28 мартта, Ульяновск шәһәрендә Илгиз Зәйниевның «Люстра» исемле ике пәрдәле комедиясен тамашачыларга тәкъдим итәчәк.

Форсаттан файдаланып, сәхнә осталарын, театрның элеккеге әгъзаларын һәм районда театрны үстерүгә өлеш кертүчеләрне бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тыңгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез! Заллар тулып торсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11540

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.