Күпне күргән, күпне кичергән…

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимергән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән.
Бу заманның авырлыгын шактый татыган булса да, зарлану белмәс, тормыштан канәгать булып гомер итүче өлкәннәргә карап сокланмый калу мөмкин түгел. Яңа Терешка авылында яшәүче олы ихтирамга лаек Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән Зәкәрья Сафиуллович Хайров та бер гасырга якын гомер итеп, тормышның авырлыкларына бирешмичә, бүген дә авылдашлары өчен яшәү үрнәге булып тора.
Язма героем 1927 елның 4 апрелендә Хайровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга туа. Гаиләдә төпле тәрбия алып, әти-әнисе үрнәгендә эш белән чыныгып үсә. Авыл мәктәбендә биш сыйныф белем алу мөмкинлеге генә була аның.
Зәкәрья абый авыл Советында ярдәмче булып хезмәт итә башлый. Авыл егетләренә фронтка җибәрү турында повесткаларны өйләренә итеп тапшыра. Аннан cоң өч ай дәвамында авылдагы почтада хезмәт итә. Халыкка газета-журналларны тарата.
Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Әлеге гаиләне дә сугыш читләп үтми. Язма героемның абыйсы Юсеф Сафиуллович илебезнең патриоты буларак Ватаныбызны илбасарлардан саклый. Әтисе Сафиулла абый да сугыш башлангач, Саратов якларында окоплар казуда катнаша.
Язма героемның җаваплы һәм тырыш булуын күреп, колхозга эшкә юнәлтәләр. Ул ике ел дәвамында плугарь вазифасын башкара. Шуннан соң яшь егет армия сафларына җибәрелә. Бер ел дәвамында Саратов өлкәсенең Татищево поселогында хәрби әзерлек үтә, аннан соң аларны фронтка җибәрәләр.
Җиңү көнен ул поездда фронтка юл тотканда каршы ала. Чыныгу үткән яшь солдатны эчке эшләр гаскәрләренә юнәлтәләр. 7 ел дәвамында Зәкәрья Сафиуллович тоткыннар белән эш алып бара.
Хәрби хезмәттән кайткач, ул механик-контролер, кырчылык бригадасында хезмәт итә.

Тулырак материалны газетаның 19нчы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12100

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.