Авыр һәм җаваплы хезмәттә

Һава торышы, аеруча кыш айларында тотрыксыз була: бер көнне ишеп кар ява, икенче көнне эри, аннан соң туңдырып китә. Шуңа күрә торак-коммуналь служба хезмәткәрләре барысына да әзер булырга тиеш, карына да, яңгырына да.
Район үзәге урамнарын кардан чистарту эше — елдагыча «Транстехсервис» муниципаль предприятиесе җилкәсендә. Хәзерге вакытта әлеге оешма карамагында МТЗ, КамАЗ, ДТ-75, Грейдер һәм башка махсус техникалар исәпләнә. Машина йөртүчеләр һәм тракторчылар Р.Н. Курамшин, Р.Т. Хәбибуллин, А.Ф. Абитов, Ф.Ш. Алиев, М.Ф. Сөнчәлиев үз вазифаларына төгәл һәм җаваплы карап хезмәт итәләр. Алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да билгеләнгән маршрутлар буенча чыгып китәргә әзер.
— Иртән райондашларыбыз өйләреннән чыгып, бернинди киртәләрсез кирәк урыннарына барып җитү өчен юлларны кардан чистарту эшен оператив төстә оештырырга тырышабыз. Егетләребез техникаларны вакытында төзәтеп, карап торалар. Көчле бураннар вакытында, техникалар өлгермәгән очракта райондашларыбыздан бу мәсьәләгә аңлаешлы карап, аз гына сабыр итүләрен соралыр идек. Һәрхәлдә тракторлар һәр урамга барып җитәчәк,- дип сөйләде “Транстехсервис” оешмасы җитәкчесе И.Ш. Хәсәнов.
Тормыш-яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы торак-коммуналь тармагы белгечләренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Алар халыкка хезмәт күрсәтә, уңайлыклар булдыра. Әлеге җаваплы служба хезмәткәрләреннән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Кыскасы, аларның авыр һәм кирәкле эше яшәешебез белән нык бәйле. Барлык хезмәткәрләргә дә эшләрендә түземлек, уңышлар, иң мөһиме саулык-исәнлек, имин көннәр теләп каласы килә.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11106

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.