Социаль объектларга табигый газ

Догазификация программасы ярдәмендә табигый газны Ульяновск өлкәсенең 4,7 мең йорт хуҗалыгы халкы үткәргән. Ул РФ Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Нәрсә соң ул догазификация?
Газлаштырылган торак пунктларда җир участогы чикләренә газны гражданнар акчаларын җәлеп итмичә кертү, шулай ук капиталь төзелеш объектын тоташтыру. Бу программа РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.
31 январьда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак җитәкчелегендә газлаштыру буенча Федераль штаб утырышы узды. «Бүген Россия төбәкләренең газлаштыру дәрәҗәсе 74 процент тәшкил итте һәм дөньяда иң югарысы булып тора. Россия Федерациясенең 82 субъекты табигый газ белән газлаштырылган. Социаль газлаштыру кысаларында, Президент карары буенча, 1,5 миллионнан артык гариза бирелгән, 500 меңнән артык йорт хуҗалыгы тоташтырылган. Газга тоташу өчен гаризалар бирү процессы гадиләштерелгән, тоташу вакыты дакыскартыла», – дип билгеләп үтте Александр Новак.
Ульяновск өлкәсендә догазификация программасы буенча табигый газны тоташтыруның техник мөмкинлеге 7,4 мең йорт хуҗалыгы өчен тәэмин ителгән. 1 февральгә төбәк халкыннан 7,6 мең гариза кабул ителгән, шуларның 90 проценты үтәлгән (6724 җир участогы чикләренә кадәр бушлай газүткәргечләр төзелгән).

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11103

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.