Кирәкле эшебез – халык өчен

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырышалар. Бу тармакның эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәме белән безнең фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан, чиста тротуарлардан, төзекләндерелгән урамнардан йөрибез. Әлеге хезмәт иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Бу мөһим тармакта бүгенге көндә 145 кеше эшли. Алар арасында җыештыручылар, сантехниклар, электриклар, котельныйлар операторлары, машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр бар. Алар һәркайсы үз һөнәренә җаваплы карый, үз вазифаларын төгәл итеп башкара. Үткән елда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан районда бихисап эшләр башкарылды.

Иске Кулаткы районы 21 авылны берләштерә, шуларның 16 сы тулысынча газлаштырылган. 2023 елда 10,04 км. озынлыктагы Рязановка – Иске Зеленай – Яңа Зеленай поселокара газүткәргеч эшләтеп җибәрелде. Иске һәм Яңа Зеленай авылларында 22 өйгә газ керде. Шулай ук Урта һәм Югары Терешка авылларында поселокара газүткәргеч төзелеше тәмамланды. Урта Терешка авылында 154 һәм Югары Терешка авылында 102 өйгә табигый газ керде. Урта Терешка урта мәктәбен каты ягулыктан газ ягулыгына күчерү буенча 4 млн.500 мең сумга экспертиза белән проект-смета документациясе әзерләнде.

Район территориясендә суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 162,4 км. тәшкил итә, шуларның күпчелеге таушалган хәлдә. “Чиста су” программасы кысаларында Мосеевка, Иске Атлаш, Югары Терешка, Иске Мостяк авылларында суүткәргеч челтәрләре ремонтланды. Иске Кулаткы эшчеләр поселогында, Иске Атлаш, Югары Терешка, Яңа Зимница, Бахтеевка авылларында яңа су башнялары урнаштырылды. Агымдагы елда Иске Атлаш авылында чишмәне ремонтлау планлаштырыла.

Тулырак материалны газетаның 13нче санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11527

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.