Без аны онытмабыз.

24 мартта махсус  хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Марат Мәрваис улы Кәримовны Иске Кулаткы эшчеләр поселогында соңгы юлга озату булды.
Әлеге кайгылы чара Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы Октябрьская урамында ул яшәгән 28 нче номерлы йорт каршында алып барылды.
Анда бихисап мөселманнар, якын туганнары, өлкә һәм район җитәкчеләре,Улҗяновск өлкәсенең Иске Кулаткы, Радищево һәм Новоспасск районнары буенча хәрби комиссары С.В. Фролов катнаштылар.
Иске Кулаткы районының Башлыгы Л. Ф. Богданова, өлкә хакимиятенең вәкиле В. А. Денисов М. М. Каримов белән хушлашып аның хәрби юлы, батырлыгы турында искә алдылар.
Аннан соң мөселманнар сафка басып, бердәм булып җеназа намазы укыдылар.
Якташыбыз Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Яндука юнәлешендәге зиратларга җирләнде.
Без искекулаткылылар Марат Мәрваис улы Каримовның хәрби операциядә катнашканда күрсәткән батырлыкларын онытмабыз. Аның рухы шат булсып, тыныч ятсын мәрхүм.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11524

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.