26 апрель — Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Бу көнне 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик hәлакәт булды.
Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 38 ел тула. Бу фаҗигале вакыйга истәлегенә 1993 елдан башлап, радиацион авариядә hәм hәлакәттә вафат булганнарны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.
Атом электр станциясендәге авария фәнни, техник, медицина һәм әхлакый характердагы проблемаларның күләме һәм катлаулылыгы буенча моңарчы илдә күрелмәгән санын тудырды.
Чернобыль авариясе нәтиҗәсендә радиоактив пычрануга шактый территорияләр дучар була. Россиядә иң зур радиоактив пычрану объектлары Брянск, Калуга, Тула һәм Орел өлкәләренең аерым районнары була. Авария матди гына түгел, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә зур зыян китерде. Дистәләгән мең гаилә тораксыз калган, яшәү чыганагын югалткан, аларга гадәти яшәү рәвешен үзгәртергә туры килгән.
Безнең якташларыбыз да бу hәлакәттән читтә калмый. Алар Чернобыль атом электростанциясендәге авариянең нәтиҗәләрен юк итүдә катнаша, «Маяк» производство оешмасында, Семипалатинск полигонында хезмәт куя. Гомерләре hәм сәламәтлекләре белән санашмыйча, онытылмас батырлык үрнәге күрсәттеләр.
Бүгенге көнгә район буенча 4 чернобыльче һәм 1 маякчы  исән-сау. Барча райондашларыбыз исеменнән аларга әлеге фаҗигале вакыйгада батыр йөрәкле булганнары өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны җиткерәбез.
Чернобыль атом электр станциясендәге булган hәлакәткә күпме генә еллар тулмасын, без әлеге фаҗигале вакыйганы, батырлык күрсәтүче якташларыбызны онытырга хакыбыз юк!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11904

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.