Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга 38 ел тулды.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик hәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 38 ел тулды.
Безнең якташларыбыз да бу hәлакәттән читтә калмадылар. Бүген район мәдәният йортының биюләр залында чернобыльчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бирегә әлеге һәлакәттә катнашучылар, аларның тол хатыннары, район җитәкчеләре һәм мәктәп укучылары чакырылган иде.
Район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев чыгышында әлеге hәлакәттә катнашучыларга батыр йөрәкле булганнары, үзләрен аямыйча, хезмәт куйганнары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Тантана кысаларында олы кунакларга район администрациясе исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бер минутлык тынлык белән арабызда булмаучы чернобыльче- якташларыбызны искә алдылар. Шуннан соң чарада катнашучылар чернобыльчеларга багышланган стелла янына венок куйдылар һәм чәчәкләр салдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11907

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.