25 январь — Россия студентлары көне

Хөрмәтле студентлар! Сезне искиткеч бәйрәм — Студентлар көне белән котлыйбыз!

Студент чоры — һәр кеше тормышында иң онытылмаслык этапларның берсе.

Студент еллары — якты тормыш чоры, җаваплы һәм күп очракта кешенең киләчәк язмышын билгели торган чор. Студент елларында булачак һөнәри һәм шәхси уңышларга нигез салына. Белем алу җиңел генә ирешелми, әмма бик кызыклы. Илебезнең, өлкәбезнең районыбызның киләчәге сезнең тырышлыгыгызга һәм җаваплылыгыгызга бәйле.

25 январь — Яшьлек бәйрәме, белем алу һәм яңа үрләр яулау теләген әле дә күңелендә саклаганнар бәйрәме. Барыгызга да иминлек, укуыгызда, иҗатыгызда һәм шәхси тормышыгызда уңышлар һәм куелган максатларга ирешүегезне, нык сәламәтлек телибез. Тормышыгыз якты һәм уңай эмоцияләргә бай булсын! Укуда һәм эштә, иҗатта һәм шәхси тормышта уңышлар!

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10900

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.