Әфганстандагы сугыш совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул сугыш ветераннарының гына түгел, ә киләчәк буыннарның да хәтерендә мәңгегә калачак.
14 февральдә Иске Кулаткы үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ә.Р. Рәхмәтуллина һәм Э.С. Юнусова Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Әфган сугышы кайтавазы» дигән тематик әңгәмә үткәрделәр.
Әлеге чарада Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 2 «А» (сыйныф җитәкчеләре С.Р. Хәсәнова) һәм 2 «Б» (сыйныф җитәкчеләре С.М. Атауллина) катнаштылар һәм китапханәчеләрне игътибар белән тыңладылар.
Фев 14 2024
Файдалы әңгәмә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11112
Свежие комментарии