Иске Кулаткы район үзәгендә 1 Май бәйрәменә багышланган демонстрация белән башланды һәм район мәдәният йорты каршында тантаналы митинг белән дәвам итте. Районыбызның хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар бердәм булып тантаналы йөрештә катнаштылар. Искекулаткылыларны бәйрәм белән район Башлыгы Л. Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев котладылар һәм төрле оешма-предприятиеләрнең алдынгы хезмәткәрләренә Почет грамоталары, 14 яшьләре тулган райондашларыбызга Россия гражданнары паспортларын һәм яшь спортчыларга ГТО значокларын тапшырдылар. Бәйрәм чарасы патриотик җырлар, балалар бакчасы нәниләренең биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңелендә патриотик хисләр тудырды.
Май 02 2024
Яз һәм хезмәт бәйрәме
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11952
Свежие комментарии