13 январь көнне Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Кирюшкино авылында туган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Мәхмүт Илачевич Аипов истәлегенә футбол буенча өлкә турниры узды. Анда күрше районнардан, Хвалынск шәһәреннән, Ульяновскидан командалар катнашты.
Уеннар башланыр алдыннан спортчыларны район Башлыгы Лилия Богданова, хакимият Башлыгы Ильдар Магдеев , якташыбыз, Ульяновск өлкәсенең футбол Федерациясе президенты, спорт буенча Губернатор киңәшчесе Ринат Аитов һәм Кирюшкино авылы администраторы Рөстәм Абушаев сәламләделәр һәм уеннарда уңышлар теләделәр.
Футболның да бу уеннарда үзенчәлекле — футзал дигән төре барды. Анда кагыйдәләр дә башкачарак, капкалар да кечерәк.
Бу уеннар һәм аның нәтиҗәләре турында тулырак материалны «Күмәк көч»нең киләчәк саннарында укырсыз.
Янв 15 2024
Герой истәлегенә өлкә турниры
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10794
Свежие комментарии