Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

13  январь матбугат көне килү уңаеннан “Күмәк көч” район газетасының журналистлары Әлфия Шәүкәтовна Яфарова һәм Руфия Камиловна Сәйфуллина Ульяновск шәһәрендә булдылар. Профессиональ бәйрәмнәре белән  аларны өлкә Губернаторы Алексей Русских фидакарь хезмәтләре өчен “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләде.
“Күмәк көч” район газетасы коллективы да аларны зур уңышлары белән кайнар тәбрик итә. 👍🌹🌹🌹
Шушы уңайдан ветеран –журналистыбыз, Рөстәм Арифуллин коллегаларыбызның шатлыкларын уртаклашып түбәндәге шигырь юллары да язган.

Ай кызларым, йолдызларым!
Безнең эздән баралар.
Губернатор кулларыннан
Зур рәхмәтләр алалар!!!

Шулай һәрчак тырышсагыз
Сез булырсыз почетта.
Тормыш юлыгызны бердә
Үтмәссез бушка, юкка!

Бүләгегез котлы булсын
Котлыймын чын күңелдән
Һәм әйтәм изге теләкләр-
МАТБУГАТ КӨНЕ БЕЛӘН

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10798

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.