Клуб бинасына — яңа тәрәзәләр

Берничә ел дәвамында районыбызда төрле милли һәм өлкә проектлары уңышлы гына тормышка ашырыла. Алар ярдәме белән халык өчен шәһәрдәгечә уңай шартлар тудырыла, клублар һәм мәктәпләр биналары төзекләндерелә, ял итү өчен парклар ремонтлана.

Хәзерге вакытта «Җирле инициативаларга ярдәм итү» өлкә проекты кысаларында район мәдәният йортындагы барлык агач тәрәзәләрне яңа пластик тәрәзәләргә алмаштыруга керештеләр. Ремонт эшләрен Ульяновск шәһәреннән «Оконный Дизайн» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре сыйфатлы рәвештә башкара. Ремонт бригадасы эшне тиз арада төгәлләргә тырышалар. Тәрәзәләрне алмаштыру май уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Ремонт эшләренә өлкә бюджетыннан 539 мең 551 сум, район бюджетыннан 302 мең 100 сум акча бүлеп бирелгән. Халыктан 168 мең, фермерлардан һәм эшмәкәрләрдән 77 мең 380 сум акча җыелган.

Хәзер мәдәният йортының кабинетлары матураеп, балкып китте. Бинаның йөзе дә ямьләнде.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11975

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.