Язгы чәчү дәвам итә

Май аенда карлар явып, салкын көннәр булуга карамастан, Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларда язгы чәчүне дәвам иттерә.
13 май көненә районыбызда 2819 гектарда солы, 2430 гектарда арпа, 3338 гектарда сабан бодае, 756 гектарда көнбагыш, 30 гектарда җитен, 50 гектарда бөртеккә кукуруз, 485 гектарда беръеллык үләннәр, 56 гектарда гәрчичә, 718 гектарда борчак, 200 гектарда рапс һәм 40 гектарда күпьеллык үләннәр чәчелде.
Барлык чәчелгән сабан культураларының мәйданнары 11622 гектар яисә башкарылган эш 41,7 процент тәшкил итә.
Җир коры булса да, көннәрнең салкын булуы көнбагыш культурасын чәчү бераз тоткарлана, чөнки бу культура җылы һава торышын ярата.
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, район администрациясенең авыл территорияләрен үстерү идарәсенең баш белгече И.К. Аделов белән язгы чәчүнең барышын даими контрольдә тоталар. Күптән түгел генә алар «Вязовый Гай» һәм «Бахтеевка» производство кооперативларында булып кайттылар. Алар механизаторларның хәлләрен белеп, аралашып, аларның эш шартлары, башкарылачак эш турында якыннан таныштылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12154

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.