Җиңүләре дәвамлы булсын

Гаилә – һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын. Гаиләләр тату, әти-әниләр һәм балалар сәламәт булганда, авырлыкларны җиңү авыр түгел. Гаилә ул – якты матур йорт, балалар бакчасы, мәктәп. Шулар арасында бердәмлек булса, балаларга тиешле тәрбия биреп була. Районыбызны да балаларына дөрес тәрбия бирүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Ләйсән белән Газинур Мәзитовлар да Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калган яшь гаилә үз көчләре белән төзегән зур өйләрендә дүрт бала тәрбияли. Йортларын тутырып мал-туар асрыйлар. Мәзитовларның мәхәббәт җимешләре дә үзләре кебек үк тырыш һәм кечкенәдән үк хезмәтне яратып үсәләр. Кызлары Лиана, Алия һәм Алсу әниләренә өйдә, аш-су янында ярдәм итсәләр, уллары Зиннур әтисе янында барлык эшкә дә өйрәнеп үсә. Бу яшь гаиләнең уңганлыгына, матур дөнья көтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Ләйсән — 35 номерлы аптекада фармацевт, ә Газинур янгын сүндерү бүлегендә янгын сүндерүче булып хезмәт итә.
Агымдагы елда районыбызда Гаилә елы кысаларында төрле чаралар үткәрелеп тора. Күптән түгел генә Мәзитовларның гаиләсе район күләмендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап үткәрелгән җиңел атлетика эстафетасында гаилә командалары арасында җиңү яуладылар. Ә инде 28 апрельдә Мәзитовларның гаиләсе Ульяновск үзәгендә «Ульяновская правда» газетасы призларына 80 нче юбилей җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар һәм “Сәламәт гаилә” номинациясендә III урынны яуладылар. Бүләкләү церемониясендә җиңү яулаган спортчыларны өлкә Губернаторы А. Ю. Русских тәбрикләде һәм Мактау грамоталары белән акчалата сертификатлар тапшырды. Ләйсән һәм Газинур Мәзитовларның гаиләсе 30 мең сум күләмендәге акчалата сертификатка лаек булдылар.
“Ульяновск шәһәренә өлкә ярышларда катнашырга чакыргач, үзем ничектер каушап калдым, ә улыбыз Зиннур киресенчә: “Барабыз, ник бармаска, мин җиңеп кенә кайтам,”- диде. Без беренче тапкыр шундый зур күләмле спорт чарасында катнаштык, әлбәттә инде бик шатландык. Әлеге ярышларда катнашуыбызны оештырган районыбыз җитәкчеләренә, безгә ышанган, һәрвакыт янәшәбездә булган спорт бүлеге җитәкчесе Рафаэль Дамирович Мадьяровка рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез,”- диде Ләйсән.
Без дә әлеге котлауларга кушылабыз һәм спорт сөюче Мәзитовларның гаиләсенә киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеп яшәүләрен телибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12155

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.