Дини чара үтте

30 ноябрь көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге базасындагы “Биләр” мәдрәсәсе филиалында белем алучы 2 курс шәкертләренең беренче семестры тәмамлану уңаеннан дини чара узды. Әлеге филиалда Саратов өлкәсеннән һәм күрше Павловка, Новоспасск районнарыннан мөселман кардәшләребез дини белем үзләштерә.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова, “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, район мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров һәм дин әһелләре райондашларыбызга алдагы укуларында уңышлар һәм алган белемнәрен яшьләр арасында таратуда, яшьләрне ислам диненә җәлеп итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Тиздән биредә 1 курс шәкертләре өчен дә дини укулар башланачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10308

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.